1. Петра
1 2 3 4 5

1

Гайсә Мәсихнең рәсүле Петердән Понтта, Гәләтиядә, Кәппәдүкиядә, Асия ѳлкәсендә һәм Битуниядә килмешәк булып таралып яшәүче сайланганнарга сәлам!

2

Аллаһы Атаның алдан белеп торуы буенча, Аның Рухының сезне изге итүе аша Гайсә Мәсихкә итагатьле булу ѳчен һәм ѳстегезгә Аның каны сибелү юлы белән чистарыну ѳчен сайландыгыз сез. Сезгә мәрхәмәт яусын һәм иминлегегез артсын!

3

Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысына һәм Атасына дан! Ул Үзенең бѳек мәрхәмәте белән Гайсә Мәсихне үледән терелтү аша безне яңадан тудырды һәм безгә тере ѳмет бирде.

4

Ул моны күкләрдә сезнең ѳчен сакланган черемәс, пакь, шиңмәс мирасыгыз булсын ѳчен эшләде.

5

Соңгы вакытта ачылырга әзер торучы котылу ѳчен Аллаһы сезне иман итүегез аша Үзенең кодрәте белән саклап тора.

6

Шуңа күрә хәзер кыска вакытлы тѳрле сынаулардан газап чигәргә тиеш булсагыз да, котылачагыгызга куаныгыз.

7

Шулай сыналган иманыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә, сезгә мактау, хѳрмәт һәм дан китерер. Алтын ут белән сынала, ләкин барыбер юкка чыга. Ә сезнең иманыгыз алтыннан да кадерлерәк бит.

8

Гайсә Мәсихне күрмәгән килеш яратасыз, хәзер күрмәсәгез дә, Аңа иман итәсез һәм иманыгызның максатына, җаныгызның котылуына ирешеп, әйтеп бетергесез һәм ифрат зур куаныч белән шатланасыз.

9

Гайсә Мәсихне күрмәгән килеш яратасыз, хәзер күрмәсәгез дә, Аңа иман итәсез һәм иманыгызның максатына, җаныгызның котылуына ирешеп, әйтеп бетергесез һәм ифрат зур куаныч белән шатланасыз.

10

Сезгә биреләчәк мәрхәмәт турында алдан күреп әйткән пәйгамбәрләр бу котылу хакында уйландылар һәм җентекләп тикшерделәр.

11

Пәйгамбәрләр, алардагы Мәсих Рухы, алдан күреп, Мәсихнең газап чигәчәге һәм соңыннан киләчәк дан турында әйткән сүзләренең нинди хәлләргә һәм кайсы вакытка күрсәтүен тикшерделәр.

12

Күктән җибәрелгән Изге Рух аша Яхшы хәбәр таратучылар, хәзер сезгә игълан иткәннәрне пәйгамбәрләр сѳйләгәндә, аларның хезмәте үз файдалары ѳчен түгел, бәлки сезнең файдага була, дип Аллаһы аларга ачыклап бирде. Хәтта фәрештәләр дә игълан ителгәннәр турында аңларга телиләр.

13

Шуңа күрә, акылыгызны җигеп хәрәкәт итәргә әзер торыгыз, аек акыллы булыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә сезгә биреләчәк мәрхәмәткә тулысынча ѳмет баглагыз.

14

Сүз тыңлаучан балалар сыман булыгыз, Яхшы хәбәр турында белмәгән вакытыгыздагы элекке тән нәфесләренә иярмәгез.

15

Киресенчә, сезне чакырган Аллаһы изге булган кебек, сез дә бар гамәлләрегездә изге булыгыз.

16

Изге язмада: «Изге булыгыз, чѳнки Мин изге», – дип язылган бит.

17

Һәркемне эшенә карап, тигез хѳкем Итүчене Ата дип атыйсыз икән, бу дѳньяда гомерегезне курку катыш тирән хѳрмәт белән үткәрегез.

18

Чѳнки сез беләсез: ата-бабаларыгыздан бирелгән мәгънәсез тормыштан алтын-кѳмеш кебек фани нәрсәләр белән түгел,

19

бәлки гаепсез һәм пакь бәрән кебек булган Мәсихнең кадерле каны белән йолындыгыз.

20

Мәсих дѳнья яратылганга кадәр үк алдан сайланган иде, әмма сезнең ѳчен соңгы вакытта гына ачылды.

21

Мәсихне үледән терелтеп, Аңа дан биргән Аллаһыга сез Мәсих аша иман итәсез. Шулай итеп, иманыгыз һәм ѳметегез Аллаһыда була.

22

Хакыйкатькә итагать итеп, җаннарыгызны пакьләдегез һәм хәзер имандашларыгызга риясыз мәхәббәт күрсәтәсез. Шулай булгач, бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз!

23

Фани орлыктан түгел, бәлки фани булмаган орлыктан, Аллаһының тере һәм мәңгелек сүзе аша, яңадан тудыгыз бит.

24

Изге язмада язылганча: «Һәр адәм үлән кебек, Кешенең һәртѳрле даны – үлән чәчәге кебек; Үлән кибә, Аның чәчәге дә шиңә;

25

Әмма Раббы сүзе мәңге тора». Ул – сезгә игълан ителгән сүз.

© 2018 Дом Молитвы. Христианская Интернет Миссия.