2. Иоанна
1

1

Аксакалдан – Аллаһы тарафыннан сайланган ханымга һәм аның балаларына. Мин һәммәгезне ихлас күңелдән яратам. Һәм мин генә түгел, бәлки хакыйкатьне танучы һәммә кеше сезне ярата.

2

Без сезне яратабыз, чѳнки хакыйкать бездә тора һәм безнең белән мәңге булачак.

3

Аллаһы Атадан һәм Атаның Улыннан – Гайсә Мәсихтән бирелгән мәрхәмәт, шәфкать һәм иминлек безнең белән хакыйкатьтә һәм мәхәббәттә булсын.

4

Синең балаларың арасында без Атадан кабул иткән әмер буенча хакыйкатьтә йѳрүчеләрне тапканыма бик сѳендем.

5

Хәзер, ханым, сиңа яңа әмер түгел, бәлки баштан ук без кабул иткән әмерне язам һәм үтенәм: бер-беребезне яратыйк.

6

Мәхәббәт исә шуннан гыйбарәт: без Аллаһының әмерләре буенча йѳрергә тиешбез. Сез баштан ук ишеткәнегезчә, Аның әмере шуннан гыйбарәт: сез мәхәббәттә яшәргә тиешсез.

7

Гайсә Мәсихнең тәндә килүен инкяр итүче күп ялганчылар дѳньяга чыктылар. Андый кешеләр – ялганчылар һәм Мәсих дошманнары.

8

Сез нәрсә хакына эшләгәнебезне югалтмас ѳчен, бәлки тулы әҗер алыр ѳчен, сак булыгыз.

9

Мәсих тәгълиматын сакламаган һәм аның чигеннән узган һәркемдә Аллаһы юктыр. Тәгълиматны саклаучыда исә Ата да, Аның Улы да бар.

10

Әгәр сезгә берәү килсә һәм бу тәгълиматка ѳйрәтмәсә, ул кешене ѳегездә кабул итмәгез һәм аны сәламләмәгез.

11

Чѳнки сәламләгән кеше аның явыз эшләренә кушыла.

12

Сезгә яза торган сүзләрем күп, әмма кәгазьгә кара белән язарга теләмим, бәлки куанычыбыз тулы булсын ѳчен, яныгызга килеп, сезнең белән сѳйләшергә ѳметләнәм.

13

Аллаһы тарафыннан сайланган имандаш кыз туганыңның балалары сине сәламлиләр.

© 2018 Дом Молитвы. Христианская Интернет Миссия.