2. Коринфянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13

1

Аллаһы ихтыяры белән Мәсих Гайсәнең рәсүле Паулдан һәм Тимуте имандаштан бѳтен Ахаядәге барлык изгеләргә һәм Кѳринттәге Аллаһы бердәмлегенә сәлам.

2

Сезгә Атабыз Аллаһыдан вә Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын!

3

Һәрьяктан ярдәм итүче Аллаһыга һәм шәфкать Атасына, Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысы һәм Атасына дан!

4

Аллаһы безгә бѳтен кайгыларыбызда булыша, шуңа күрә Аннан кабул иткән ярдәм белән без дә һәртѳрле кайгылары булганнарга булыша алабыз.

5

Чѳнки безгә карата Мәсихнең газаплары арткан саен, Мәсих аша безнең юанычларыбыз да артканнан-арта бара.

6

Кайгырабыз икән, сез юансын һәм котылсын ѳчен кайгырабыз; юанабыз икән, сез дә юанасыз. Без кичергән шул ук газапларга сез чыдый алсын ѳчен, сезгә кѳч бирелә.

7

Һәм сезнең хакта безнең ѳметебез нык. Чѳнки беләбез: газапларыбызны уртаклашасыз икән, Аллаһы биргән ярдәмне дә уртаклашасыз.

8

Имандашлар, Асия ѳлкәсендә кичергән михнәтләребез турында белми калуыгызны теләмибез, без чиктән тыш һәм кѳч җитмәслек каты итеп изелдек, хәтта исән калуыбызга да ѳметебезне югалткан идек.

9

Үзебезгә-үзебез таяну ѳчен түгел, бәлки үлеләрне терелтүче Аллаһыга таяну ѳчен, без үзебезне үлемгә хѳкем ителгәннәр кебек хис иттек.

10

Аллаһы безне дәһшәтле үлемнән коткарды һәм коткарачак, безнең ѳчен кылган догаларыгыз белән безгә сез дә ярдәм иткәнгә күрә, Аның киләчәктә дә коткарачагына ѳмет баглыйбыз. Шулай итеп, күпләрнең ялваруларына җавап итеп безгә бирелгән мәрхәмәт бүләге хакына күпләр безнең ѳчен Аллаһыга рәхмәт укыйлар.

11

Аллаһы безне дәһшәтле үлемнән коткарды һәм коткарачак, безнең ѳчен кылган догаларыгыз белән безгә сез дә ярдәм иткәнгә күрә, Аның киләчәктә дә коткарачагына ѳмет баглыйбыз. Шулай итеп, күпләрнең ялваруларына җавап итеп безгә бирелгән мәрхәмәт бүләге хакына күпләр безнең ѳчен Аллаһыга рәхмәт укыйлар.

12

Бу – безнең мактанычыбыз: безнең вѳҗданыбыз: «Без дѳньяда, бигрәк тә сезнең арада, кеше зирәклеге белән түгел, бәлки Аллаһыдан килүче изгелек һәм Аллаһы мәрхәмәте белән ихлас күңелдән яшибез», – дип шаһитлек итә.

13

Без бит сез укый һәм аңлый торганнарны гына язабыз. Сез безне инде ѳлешчә аңлыйсыз, ә мин тулысынча аңларсыз дип ѳмет итәм.

14

Шулай итеп, Раббыбыз Гайсә кѳнендә без сезнең мактанычыгыз булган кебек, сез дә безнең мактанычыбыз булырсыз.

15

Менә шундый ышаныч белән икеләтә мәрхәмәт алуыгызны теләп, башта яныгызга барырга,

16

ягъни сезнең аша Македуниягә, Македуниядән соң тагын сезгә килергә һәм сезнең ярдәм белән Яһүдиягә барырга дип ниятләнгән идем.

17

Әллә болай ниятләнеп, мин уйламыйча эш иттемме? Әллә мин, имансыз кеше кебек, бер үк вакытта «әйе, әйе» һәм «юк, юк» дип әйтә-әйтә ният итәмме?

18

Әмма, Аллаһының тугрылыгы хак булган кебек, без сезгә бер үк вакытта «әйе» һәм «юк» дип әйтмибез.

19

Чѳнки мин, Силас һәм Тимуте сезгә игълан иткән Аллаһы Улы Гайсә Мәсих бер үк вакытта «әйе» һәм «юк» булмады. Киресенчә, Аңарда һәрвакыт «әйе» генә була.

20

Чѳнки Аллаһының бѳтен вәгъдәләре Гайсә Мәсихтә «әйе» дип раслана, һәм без Аллаһыны данлау ѳчен әйтә торган «амин» да Аның аша әйтелә.

21

Аллаһы безне дә, сезне дә, Мәсих белән берләштереп, Үзе ныгыта. Безне билгеләүче Аллаһы,

22

мѳһере белән тамгалап, безгә биреләчәк нәрсәләр ѳчен йѳрәкләребезгә ышанычлы дәлил буларак Рух бирде.

23

Аллаһыны үземә каршы шаһит итеп чакырам: әлегә кадәр мин, бары тик сезне кызганганга күрә, Кѳринткә килмәдем.

24

Бу – иманыгыз ѳстеннән без хакимлек итәбез дигән сүз түгел. Киресенчә, куануыгызны теләп, без сезнең белән бергә хезмәт итәбез, чѳнки сез иманыгыз белән нык торасыз.

© 2018 Дом Молитвы. Христианская Интернет Миссия.