2. Петра
1 2 3

1

Гайсә Мәсихнең колы вә рәсүле Шимун Петердән – Аллаһыбыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең хаклыгы аша кыйммәтле иманны безнең белән бер дәрәҗәдә кабул иткән туганнарга:

2

Аллаһыны вә Раббыбыз Гайсәне танып белү аша сезгә мәрхәмәт һәм иминлек мул итеп бирелсен.

3

Үзенең даны һәм камиллеге белән безне Чакырган Затны танып белүебез аша Аның илаһи кодрәте безгә Аллаһыга яраклы итеп яшәргә кирәк булган һәммә нәрсәне бүләк иткән.

4

Болар аркылы Ул безгә иң бѳек һәм кыйммәтле вәгъдәләр биргән. Алар гамәлгә ашкач, сез явыз нәфесләр аркасында бозылган дѳньядан котылып, илаһи табигатьтә катнаша алырсыз.

5

Шул сәбәпле, иманыгызга игелек ѳстәү ѳчен, хәлегездән килгән бар нәрсәне эшләгез. Игелеккә белемне ѳстәгез;

6

белемгә тотнаклыкны; тотнаклыкка сабырлыкны; сабырлыкка Аллаһыга бирелүне;

7

Аллаһыга бирелүгә имандаш туганнарыгызны яратуны; имандаш туганнарыгызны яратуга мәхәббәт ѳстәгез.

8

Әгәр сездә бу хасиятләр булса, һәм алар арта барса, сезнең Раббыбыз Гайсә Мәсихне белүегез файдасыз һәм уңышсыз калмас.

9

Ә инде кемдә алар юк, ул – сукырларча начар күрүче һәм элекке эшләгән гѳнаһларыннан чистартылганын оныткан кеше.

10

Шуңа күрә, имандаш туганнар, Аллаһы тарафыннан чакырылган һәм сайланган булуыгызны тагын да ышанычлырак итәргә тырышыгыз. Шулай эшләсәгез, һичкайчан иманыгыздан тайпылмассыз

11

һәм Раббыбыз вә Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең мәңгелек Патшалыгына зур теләк белән кабул ителерсез.

12

Шул сәбәптән, сез боларны белсәгез дә һәм, сезгә бирелгән хакыйкатькә нык тотынып торсагыз да, мин болар хакында һәрвакыт хәтерегезгә тѳшерәчәкмен.

13

Үзем әле исән һәм, шушы тәнемдә вакытта, болар хакында хәтерегезгә тѳшерүне үземнең бурычым итеп исәплим.

14

Мин беләм: тиздән бу тәнемнән китәчәкмен: миңа моны Раббыбыз Гайсә Мәсих ачкан иде.

15

Шуңа күрә, арагыздан киткәч, боларны һәрвакыт истә тотыгыз дип, хәлемнән килгән бар нәрсәне эшлим.

16

Без сезгә Раббыбыз Гайсә Мәсихнең кодрәте һәм Аның килүе хакында сѳйләгәндә, хәйләле риваятьләргә ияреп түгел, бәлки Аның мәһабәтлеген үз күзләребез белән күреп сѳйләдек.

17

Бѳек данлы Аллаһыдан: «Бу Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым», – дигән аваз килгәндә, Аллаһы Ата тарафыннан Гайсәгә кадерләү һәм дан балкышы бирелде.

18

Гайсә белән изге тауда булган чакта, күкләрдән килгән бу авазны үзебез ишеттек.

19

Шуның ѳчен без пәйгамбәрләр сѳйләгән Аллаһы хәбәренә тагын да ныграк ышана алабыз. Сез дә, караңгы урында балкып торган яктылыкка игътибар иткән кебек, бу хәбәргә әһәмият биреп, дѳрес эшлисез. Сез, кѳн җитеп, йѳрәкләрегезне таң йолдызы балкытканга кадәр, аңа әһәмият бирүегезне дәвам итәргә тиешсез.

20

Иң элек шуны аңлагыз: Изге язмадагы бер генә пәйгамбәрлек сүзен дә һичкем үз сәләтенә таянып аңлата алмый.

21

Чѳнки пәйгамбәрлек сүзе беркайчан да кеше ихтыярыннан бирелмәде, бәлки кешеләр Аллаһыдан килгән хәбәрне Изге Рухтан рухландырылып сѳйләделәр.

© 2018 Дом Молитвы. Христианская Интернет Миссия.