3. Иоанна
1

1

Аксакалдан – чын күңелдән сѳйгән Гәйгә.

2

Сѳекле дустым, җаның уңышка ирешкән кебек, һәрьяктан да имин һәм сәламәт бул, дип дога кылам.

3

Синең хакыйкатькә тугры булуың хакында имандаш туганнарның килеп шаһитлек бирүләренә мин бик шатландым. Синең хакыйкатьтә йѳрүең хак.

4

Балаларымның хакыйкатьтә йѳрүләре хакында ишетүдән дә зуррак шатлык минем ѳчен юктыр.

5

Сѳекле дустым, иман итүче туганнар хакында, хәтта алар синең ѳчен ят булсалар да, кайгыртуың бик яхшы.

6

Алар синең мәхәббәтең хакында иман итүчеләр бердәмлеге алдында шаһитлек бирделәр. Зинһар ѳчен, Аллаһыга яраклы итеп, аларга юлларын дәвам итәргә ярдәм итче.

7

Чѳнки алар Мәсих исеме хакына, Аңа иман итмәүчеләрдән һичнәрсә кабул итмичә, юлга чыктылар.

8

Димәк, бергә хакыйкать ѳчен эшли алуыбыз ѳчен, без алар кебекләргә ярдәм итәргә тиешбез.

9

Мин иман итүчеләр бердәмлегенә кыска итеп яздым, әмма араларында беренчелекне тотарга яратучы Диотрефис безне игътибарга алмый.

10

Шуңа күрә, мин яныгызга килсәм, аның эшләгән эшләрен күтәрәчәкмен. Ул безнең хакта яман сүзләр таратып кына калмый, хәтта имандаш туганнарны кабул итми, кабул итәргә теләүчеләргә комачаулый һәм бердәмлектән куып җибәрә.

11

Сѳекле дустым! Явызлыкка иярмә, бәлки яхшылыкка ияр. Яхшылык эшләүчеләр Аллаһыдандыр, явызлык эшләүче исә Аллаһыны күрмәгән.

12

Димитер хакында барысы да яхшы итеп сѳйли, хәтта хакыйкать үзе дә аның ягында. Шулай ук без дә шаһитлек итәбез. Һәм безнең шаһитлегебезнең хакыйкый булуын син беләсең.

13

Мин сиңа күпне язар идем, әмма кара һәм каләм белән язарга теләмим.

14

Тиздән синең белән күрешергә ѳметләнәм. Шунда бергәләп сѳйләшербез.Иминлек сиңа. Сине дуслар сәламлиләр. Дусларыбызның һәркайсына сәлам әйт.

© 2018 Дом Молитвы. Христианская Интернет Миссия.