Иуды
1

1

Гайсә Мәсихнең колы, Ягъкубның туганы Яһүдтән Аллаһы-Ата тарафыннан чакырылганнарга, сѳелгәннәргә һәм Гайсә Мәсих ѳчен сакланганнарга:

2

сезгә шәфкать, иминлек һәм мәхәббәт мул итеп бирелсен.

3

Сѳеклеләрем! Безнең уртак котылуыбыз хакында сезгә язарга дип бик дәртләнсәм дә, мин изгеләргә бер тапкыр һәм гомергә бирелгән иман ѳчен тырышып эшләгез, дип ѳндәп язуны тиешле таптым.

4

Чѳнки кайбер имансыз кешеләр арагызга яшеренеп керделәр. Алар Аллаһыбызның мәрхәмәтен азгынлыкка бирелү сәбәбенә әйләндерәләр һәм бердәнбер булган Хѳкемдарыбыз һәм Раббыбыз Гайсә Мәсихне инкяр итәләр. Алар алачак хѳкем турында Изге язмада инде күптән әйтелгән.

5

Ләкин мин сезгә, инде барын да белсәгез дә, хәтерегезгә тѳшерергә телим: Раббы бервакыт халыкны Мисырдан коткарган булса да, икенче очракта араларындагы ышанмаучы кешеләрне һәлак иткән.

6

Тиешле халәтләрен сакламый торып, әмма үзләренең торакларын ташлап киткән фәрештәләрне онытмагыз: Раббы аларны тирән караңгылыкта, бѳек кѳндә хѳкем итү ѳчен мәңгелек чылбырларда бәйләп тота.

7

Шул фәрештәләр кебек фәхешлеккә һәм бәдәни бозыклыкка бирелгән Сәдүм белән Гамура шәһәрләре һәм алар тирәли урнашкан шәһәрләр дә, барысына да кисәтүче гыйбрәт булып, мәңгелек ут җәзасын кичерәләр.

8

Шулай бу кешеләр дә, хыялга бирелеп, тәннәрен нәҗеслиләр, Раббы хакимлеген инкяр итәләр, хәтта күкләрдәге шѳһрәтле затларга яла ягалар.

9

Җитәкче Микаил фәрештә дә, Мусаның гәүдәсе хакында иблис белән бәхәсләшкәндә, хурлау сүзе әйтергә батырчылык итмәгән, бәлки: «Сине Раббы шелтәләсен», – дигән.

10

Алар исә үзләре аңламаган һәммә нәрсәне яманлыйлар, аңсыз хайваннар сыман, табигый теләкләренә бирелеп яшиләр һәм нәкъ шул аларны һәлак итә дә.

11

Аларга кайгы, чѳнки алар Кабил юлыннан бардылар. Бильям кебек, акча хакына бѳтенләй ялгышлыкка бирелделәр, Корах кебек, фетнә чыгарган ѳчен һәлак булдылар.

12

Сезнең мәхәббәт мәҗлесләрегездә алар – пычрак таплар: вѳҗдансызланып сыйланалар. Алар – үзләре хакында гына кайгыртучы кѳтүчеләр. Алар – җил куып йѳрткән яңгырсыз болытлар. Алар – бѳтенләй үлгән, тамыры белән кубарылган, кѳзен җимеш бирми торган агачлар.

13

Алар – үзләренең хурлыклы эшләренең күбеге белән капланган давыллы диңгез дулкыннары. Алар – адашкан йолдызлар. Мәңгелек дѳм караңгылыкта алар ѳчен урын саклана.

14

Ханух, Адәм буыныннан җиденчесе, алар хакында пәйгамбәрлек итеп болай дигән: «Менә Раббы барысы ѳстеннән хѳкем итү ѳчен, аларның кылган барча имансыз гамәлләре һәм бѳтен гѳнаһлы имансызларның Раббыга каршы сѳйләгән барлык оятсыз сүзләре ѳчен җәзаларга дип, Үзенең меңнәрчә изгеләре белән килә».

15

Ханух, Адәм буыныннан җиденчесе, алар хакында пәйгамбәрлек итеп болай дигән: «Менә Раббы барысы ѳстеннән хѳкем итү ѳчен, аларның кылган барча имансыз гамәлләре һәм бѳтен гѳнаһлы имансызларның Раббыга каршы сѳйләгән барлык оятсыз сүзләре ѳчен җәзаларга дип, Үзенең меңнәрчә изгеләре белән килә».

16

Бу кешеләр – язмышларыннан канәгать булмаган сукранучылар. Алар үзләренең нәфес теләкләре буенча гамәл итәләр, тәкәббер сүзләр әйтәләр, үз файдалары хакына ялагайланып йѳриләр.

17

Сез исә, сѳеклеләрем, Раббыбыз Гайсә Мәсихнең рәсүлләре тарафыннан алдан әйтелгән сүзләрне истә тотыгыз.

18

Алар сезгә: «Соңгы вакытта үзләренең бозык теләкләре буенча гамәл кылучы мыскыллаучылар чыгачак», – диделәр.

19

Ул кешеләр таркалыш чыгаралар, нәфес теләкләренә буйсыналар, һәм аларда Изге Рух юк.

20

Сез исә, сѳеклеләрем, үз тормышыгызны иң изге иманыгыз нигезендә корып яшәгез, Изге Рух белән дәртләнеп дога кылыгыз.

21

Раббыбыз Гайсә Мәсих Үзенең шәфкатендә сезгә мәңгелек тормыш бирәчәген кѳтеп, Аллаһыга карата булган мәхәббәтегездә калыгыз.

22

Кайбер кешеләр икеләнүдә булсалар, аларга шәфкать күрсәтегез.

23

Башкаларын уттан тартып алгандай коткарыгыз. Ѳченчеләренә исә шәфкать күрсәткәндә, күңелләрегездә курку хисе булсын: шакшы эшләре белән тапланган киемнәреннән дә җирәнегез.

24

Сезне гѳнаһка тѳшүдән саклый алучы, сезне кимчелексез рәвештә шатлык белән Үзенең даны алдына китерә алучы

25

Раббыбыз Гайсә Мәсих аша безне Коткаручы бердәнбер Аллаһыга бар вакытлардан элек, хәзер һәм мәңгегә дан, мәһабәтлек, кодрәт һәм хакимлек булсын. Амин.

© 2018 Дом Молитвы. Христианская Интернет Миссия.