К Филимону
1

1

Кадерле дустыбыз һәм хезмәттәшебез Филимунга, шулай ук синең йортыңа җыелучы иман итүчеләр бердәмлегенә, туганыбыз Апфия ханым һәм кѳрәштәшебез Архипка Мәсих Гайсә хакына тѳрмәдә утыручы Паул һәм имандашыгыз Тимутедән сәлам.

2

Кадерле дустыбыз һәм хезмәттәшебез Филимунга, шулай ук синең йортыңа җыелучы иман итүчеләр бердәмлегенә, туганыбыз Апфия ханым һәм кѳрәштәшебез Архипка Мәсих Гайсә хакына тѳрмәдә утыручы Паул һәм имандашыгыз Тимутедән сәлам.

3

Атабыз Аллаһы вә Раббы Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт һәм иминлек булсын.

4

Туганым Филимун, догаларымда сине искә тѳшергәндә, һәрвакыт Аллаһыма рәхмәт укыйм,

5

чѳнки Раббы Гайсәгә иманың һәм изгеләргә карата мәхәббәтең турында еш ишетәм.

6

Иманыңны башкалар белән дә нәтиҗәле итеп бүлеш һәм, без Мәсихтә ия булган бар игелекне алар тулысынча аңласын дип, дога кылам.

7

Туганым, мәхәббәтең миңа олы шатлык һәм зур юаныч булды, чѳнки синең аша иман итүчеләрнең күңелләре сафланды.

8

Мәсихтә рухи кардәшең буларак бурычыңны үтәүне таләп итәргә хакым булса да,

9

башка һичкем түгел, мин, Паул – Мәсих Гайсәнең илчесе һәм дә Аңа иман итүем ѳчен хәзер тѳрмәдә утыручы тоткын – сиңа мәхәббәткә таянып мѳрәҗәгать итүне кулайрак күрәм.

10

Үземнең улым Онисим хакына сиңа мѳрәҗәгать итәм, чѳнки зинданда мин аның рухи атасы булдым.

11

Элек ул сиңа файдасыз иде, хәзер исә синең ѳчен дә, минем ѳчен дә файдалы.

12

Аны, йѳрәгемнән ѳзеп, кире синең янга җибәрәм.

13

Мин аны үз янымда калдырырга теләр идем: ул сине алыштырып, Яхшы хәбәр хакына зинданда вакытта миңа ярдәм итәр иде.

14

Әмма бернәрсәне дә синең ризалыктан башка эшлисем килмәде. Ул вакытта игелекле эшең үз теләгең буенча түгел, бәлки ирексезләп кушканга булыр иде.

15

Ул синең янда бѳтенләйгә калсын ѳчен, синнән вакытлыча аерылып торган булуы да ихтимал.

16

Аны хәзер кол кебек түгел, бәлки колга караганда яхшырак итеп, якын туганың кебек каршы ал. Мин аны бик яратам, әмма, синең ѳчен, кеше буларак та, мәсихче буларак та ул тагын да кадерлерәк булыр.

17

Шулай булгач, әгәр мине имандаш күрсәң, аңа да, мине кабул иткәндәй, ачык чырай күрсәт.

18

Ул сиңа ниндидер зыян китергән икән яки бирәчәге булса, боларны минем бурычым итеп сана.

19

Мин, Паул, моны үз кулым белән язам: сиңа үзем түләрмен; инде үзеңнең дә тормышың белән миңа бурычлы булуыңны әйтеп тормыйм.

20

Әйе, туганым, Раббы хакына миңа яхшылык кыл; Мәсихтә имандаш буларак, күңелемне күтәр.

21

Бу үтенечемне кире какмасыңа ышанып язам һәм, сораганыма караганда, синең күбрәк тә эшләячәгеңне беләм.

22

Шулай ук минем ѳчен дә бер бүлмә хәстәрләп куйчы, чѳнки догаларыгызга җавап булып сезгә кире әйләнеп кайтырмын дип ѳметләнәм.

23

Мәсих Гайсә хакына кулга алынган Эпафрас һәм хезмәттәшләрем Марк, Аристарх, Димас һәм Лүк шулай ук сине сәламли.

24

Мәсих Гайсә хакына кулга алынган Эпафрас һәм хезмәттәшләрем Марк, Аристарх, Димас һәм Лүк шулай ук сине сәламли.

25

Раббы Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең рухыгыз белән булсын.

© 2018 Дом Молитвы. Христианская Интернет Миссия.