К Римлянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16

1

Аллаһының Яхшы хәбәрен игълан итү ѳчен сайлап куелган, Мәсих Гайсәнең рәсүл булырга чакырылган колы Паулдан сәлам!

2

Аллаһы Яхшы хәбәрне алдан, Үзенең пәйгамбәрләре аркылы, Изге язмаларда вәгъдә иткән.

3

Бу Яхшы хәбәрдә Аның Улы турында сѳйләнелә. Ул чыгышы ягыннан Давыт нәселеннән булган, ә изгелек Рухы буенча, үледән терелтелү сәбәпле, кодрәт белән Аллаһы Улы дип билгеләнгән. Ул – Раббыбыз Гайсә Мәсих.

4

Бу Яхшы хәбәрдә Аның Улы турында сѳйләнелә. Ул чыгышы ягыннан Давыт нәселеннән булган, ә изгелек Рухы буенча, үледән терелтелү сәбәпле, кодрәт белән Аллаһы Улы дип билгеләнгән. Ул – Раббыбыз Гайсә Мәсих.

5

Аның аркылы һәм Аның исеме хакына без, бар халыклар арасындагы кешеләрне Аллаһыга итагатькә һәм иманга китерү ѳчен, мәрхәмәт һәм рәсүллек алдык.

6

Гайсә Мәсихнеке булырга чакырылган бу кешеләр арасында сез дә бар.

7

Аллаһының Рим шәһәрендә яшәүче барлык сѳеклеләренә, изгеләр булырга чакырылганнарга: Атабыз Аллаһыдан вә Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын.

8

Иң элек Гайсә Мәсих аркылы һәммәгез ѳчен Аллаһыма рәхмәтләр укыйм, чѳнки иманыгыз хакында бѳтен дѳньяда сѳйләнелә.

9

Сезне бертуктаусыз искә алуыма Аллаһы шаһит, Аның Улы хакындагы Яхшы хәбәрне белдереп, Аңа бѳтен рухым белән хезмәт итәм.

10

Аллаһы Үз ихтыяры белән, ниһаять, яныгызга килергә мѳмкинлек бирсен иде дип, догаларымда һәрвакыт ялварам.

11

Чѳнки сез ныгысын дип, сезгә нинди дә булса рухи бүләк бирү ѳчен, ягъни уртак иманыбыз нигезендә бер-беребезне дәртләндерү ѳчен сезне бик күрәсем килә.

12

Чѳнки сез ныгысын дип, сезгә нинди дә булса рухи бүләк бирү ѳчен, ягъни уртак иманыбыз нигезендә бер-беребезне дәртләндерү ѳчен сезне бик күрәсем килә.

13

Имандашлар, сезнең белми калуыгызны теләмим: мин күп тапкырлар яныгызга килергә ният иттем, ләкин әлегәчә тоткарлыкларга очрадым. Яһүд булмаган башка халыклар арасындагы кебек, сездә дә уңыш җыя алуымны телим.

14

Мин греклар һәм вәхшиләр, зирәкләр һәм наданнар алдында да бурычлымын.

15

Шуңа күрә, мин сезгә, Римда яшәүчеләргә дә, Яхшы хәбәрне белдерергә атлыгып торам.

16

Чѳнки Яхшы хәбәрдән оялмыйм, ул – һәр иман итүчегә, башта яһүдкә, аннары яһүд булмаганга да, котылу ѳчен Аллаһының кодрәте бит.

17

Чѳнки Яхшы хәбәр Аллаһының кешеләрне иман аша һәм бары тик иман аша гына хак санавын ача. Изге язмада язылганча: «Аллаһы тарафыннан иман аша акланган кеше яшәячәк».

18

Яманлык кылып хакыйкатьне танырга комачаулаучы кешеләрнең һәртѳрле имансызлыгына һәм яманлыгына күктән Аллаһының ярсуы ачыла бара.

19

Чѳнки Аллаһы хакында белергә мѳмкин булган һәрнәрсә алар ѳчен ачык, аларга аны Аллаһы ачып бирде бит.

20

Галәм барлыкка китерелгәннән бирле Аның күренмәгән сыйфатлары, ягъни Аның мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы Ул булдырган нәрсәләр аша ачык күренә һәм аңлашыла. Шулай итеп, ул кешеләрнең акланырга дәлилләре юк.

21

Алар, Аллаһыны белсәләр дә, Аллаһы итеп Аны тиешенчә данламадылар һәм Аңа шѳкер итмәделәр. Киресенчә, алар буш уйларга бирелделәр, һәм аларның аңларга теләмәгән йѳрәкләрен караңгылык каплады.

22

Алар, үзләрен зирәккә санап, тинтәкләнделәр

23

һәм үлемсез Аллаһының данын фани кешеләргә, кошларга, дүрт аяклыларга һәм сѳйрәлүчеләргә охшаган сурәтләргә алыштырдылар.

24

Шуның ѳчен Аллаһы аларны үзләренең азгын теләкләренә һәм бозыклыклары карамагына тапшырды, алар үз тәннәрен бер-берсе белән мәсхәрә итә башладылар.

25

Алар Аллаһы хакыйкатен ялган белән алыштырдылар һәм Тудыручыга түгел, бәлки тудырылганга табындылар һәм хезмәт иттеләр. Тудыручыга исә мәңгегә дан булсын. Амин.

26

Шул сәбәптән Аллаһы аларны хурлыклы нәфесләргә дучар итте: аларның хатыннары табигый якынлык кылуны табигый булмаган якынлык кылуга алыштырды.

27

Алар кебек үк, ирләр дә, хатын-кыз белән табигый якынлык кылуны ташлап, бер-берсенә карата хайвани теләк белән яндылар вә бер-берсе белән рисвайлык кылдылар һәм үзләренең азгынлыклары ѳчен тиешле җәза алдылар.

28

Шулай итеп, Аллаһы турында белүне истә тотуны мѳһим дип исәпләмәгән ѳчен, Аллаһы аларны, эшләнергә тиешле булмаган эшләрен кыла бирсеннәр ѳчен, бозык акылга дучар итте.

29

Аларның күңелләре һәртѳрле яманлык, мәкерлек, комсызлык, явызлык белән тулган. Алар кѳнчелек, кеше үтерү, ызгыш-талаш, алдау, яман ниятләр белән тулы. Алар – гайбәтчеләр,

30

яла ягучылар, Аллаһыны нәфрәт итүчеләр, оятсызлар, тәкәбберләр, мактанчыклар, явызлык тудыручылар, ата-анага итагатьсезләр,

31

акылсызлар, үз сүзендә тормаучылар һәм шәфкатьсезләр, мәрхәмәтсезләр.

32

Алар мондый нәрсәләрне эшләүчеләрнең Аллаһының гадел хѳкеме буенча үлемгә лаек булулары турында беләләр; әмма мондый эшләрне эшләп кенә калмыйлар, бәлки андый эшләр кылучыларны хуплыйлар да.

© 2018 Дом Молитвы. Христианская Интернет Миссия.