От Луки

1

Мѳхтәрәм Тәүфил!Күпләр безнең арабызда булып үткән вакыйгалар турында язарга алындылар. Алар ул вакыйгаларны баштан ук үз күзләре белән күрүче Сүз хезмәтчеләре булган кешеләр безгә хәбәр иткәнчә яздылар.

2

3

Шулай итеп мин дә, хѳрмәтле Тәүфил, башыннан ук барысын да җентекләп тикшергәннән соң, Сез үзегезгә ѳйрәтелгәннәрнең дѳреслеген белсен ѳчен, Сезгә вакыйгаларның барышын эзлекле рәвештә язарга дигән фикергә килдем.

4

5

Яһүдиядә Һируд патша заманында Абия нәселеннән булган руханилар тѳркеменнән Зәкәрия атлы бер рухани яшәгән. Аның хатыны Элисабет тә руханилар нәселеннән булган.

6

Алар икесе дә, Раббының әмерләрен һәм Ул кушканнарны тѳгәл үтәп, Аллаһы алдында тәкъва булганнар.

7

Элисабет балага уза алмаганлыктан, аларның балалары булмаган. Алар икесе дә инде олы яшьтә булган.

8

Үз тѳркеменең Аллаһы Йортында хезмәт итү вакыты килеп җиткәч, Зәкәрия Аллаһы алдында рухани хезмәтен башкарды.

9

Руханилар арасындагы гадәт буенча жирәбә салдылар, һәм Аллаһы Йортына кереп, хуш исле сумала белән тѳтәсләү йоласын үтәү Зәкәриягә туры килде.

10

Ул Аллаһы Йортында хуш исле сумала белән тѳтәсләгәндә тышкы яктагы бар халык дога кылып торды.

11

Шул вакыт Зәкәрия алдында, хуш исле сумала яна торган урынның уң ягында, Раббының фәрештәсе пәйда булды.

12

Фәрештәне күреп, Зәкәрия каушап калды һәм бик курыкты.

13

Фәрештә исә аңа:– Курыкма, Зәкәрия, синең догаң ишетелде. Хатының Элисабет сиңа ир бала тудырачак, син аңа Яхъя дигән исем кушарсың.

14

Ул сиңа сѳенеч һәм шатлык китерер, күпләр аның тууына куанырлар.

15

Чѳнки ул Раббы каршында бѳек булыр, шәраб һәм исерткеч эчемлекләр эчмәс һәм анасының карынында вакытта ук Изге Рух белән сугарылыр.

16

Ул Исраил балаларының күбесен Раббыга, аларның үз Аллаһысына кире кайтарыр.

17

Ильясныкы кебек рухка һәм кодрәткә ия булып, ул Раббы алдыннан барыр, аталарны һәм балаларны татулаштырыр, Аллаһыга буйсынмаучыларны тәкъва кешеләрнең фикер йѳртү юлына борыр һәм шулай итеп халыкны Раббының килүенә әзерләр.

18

Зәкәрия фәрештәдән:– Мин моның шулай буласын ничек белә алам? – дип сорады. – Мин инде карт, хатыным да олы яшьтә.

19

– Мин – Җәбраил, мин Аллаһыга хезмәт итәм. Мин сиңа менә шушы куанычлы хәбәрне белдерү ѳчен җибәрелдем.

20

Белеп тор, шушы сүзләр тормышка ашканчы телсез булырсың һәм сѳйләшә алмассың, чѳнки мин әйткән сүзләргә ышанмадың. Ә бу сүзләр үз вакытында тормышка ашачак, – диде аңа фәрештә.

21

Халык Зәкәрияне кѳтеп торды һәм аның Аллаһы Йортында тоткарлануына аптырады.

22

Зәкәрия исә, Аллаһы Йортыннан чыккач, сѳйләшә алмады һәм кешеләр аның илаһи күренеш күргәнлеген аңладылар. Ул алар белән ишарәләр ярдәмендә аңлашты һәм һаман сѳйләшә алмады.

23

Хезмәт итү кѳннәре тәмамлангач, ул ѳенә кайтты.

24

Күпмедер вакыттан соң хатыны Элисабет балага узды һәм биш ай буена кеше арасына чыкмады.

25

– Минем ѳчен моны Раббы эшләде, Ул минем хакта кайгыртты һәм кешеләр алдындагы хурлыгымны алып ташлады, – дип уйлады Элисабет.

26

Элисабет балага узып алтынчы ай киткәч, Аллаһы Җәбраил фәрештәне Гәлиләя ѳлкәсендәге Насара шәһәренә, Мәрьям исемле гыйффәтле кыз янына җибәрде. Мәрьям Давыт нәселеннән булган Йосыф атлы кешегә ярәшелгән иде.

27

28

Фәрештә, Мәрьям янына килеп:– Сәлам сиңа! Аллаһының мәрхәмәтен кабул итүче – син. Раббы синең белән! – диде.

29

Мәрьям исә кыенсынып калды һәм бу сүзләрнең мәгънәсен аңларга тырышты.

30

Фәрештә аңа әйтте:– Курыкма, Мәрьям! Аллаһы сиңа мәрхәмәт күрсәтте.

31

Син буйга узарсың һәм Ир Бала табарсың, Аңа Гайсә дигән исем кушарсың.

32

Ул бѳек булачак, Аллаһы Тәгаләнең Улы дип аталачак. Раббы Аллаһы Аңа борынгы бабасы Давытның тәхетен бирәчәк,

33

Ул Ягъкуб халкы ѳстеннән мәңгегә патшалык итәчәк, Аның патшалыгының ахыры булмаячак.

34

Мәрьям исә фәрештәдән:– Ничек шулай була ала, минем бит әле ир-ат белән якынлык кылганым юк? – дип сорады.

35

– Сиңа Изге Рух иңәчәк, – дип җавап бирде фәрештә, – һәм синең ѳстеңә Аллаһы Тәгаләнең кодрәте тѳшәчәк, шуңа күрә син тудырачак Бала изге булачак һәм Аллаһы Улы дип аталачак.

36

Менә, кардәшең Элисабет тә картайган кѳнендә балага узды, ул ир бала кѳтә. Кешеләр аның турында, авырга уза алмый, дип әйтәләр иде, ә ул инде алтынчы ай авырлы.

37

Чѳнки Аллаһы булдыра алмаслык бернәрсә дә юк.

38

Шуннан соң Мәрьям:– Мин – Раббы колы, минем белән син әйткәнчә булсын, – диде.Һәм фәрештә аның яныннан китте.

39

Озак вакыт үтмәстән, Мәрьям ашыгыч рәвештә Яһүдия тауларында урнашкан шәһәргә Элисабетләргә китте.

40

Килеп җиткәч, Зәкәриянең ѳенә кереп, Элисабет белән исәнләште.

41

Мәрьямнең сәламләү сүзләрен ишетү белән, Элисабетнең карынындагы баласы хәрәкәтләнеп куйды, һәм Элисабет Изге Рух белән сугарылды.

42

Ул күтәренке тавыш белән:– Хатын-кызлар арасында син иң мѳбарәк! Туачак Балаң да фатихалы!

43

Раббымның анасы минем яныма килгән! Ничек миңа шундый хѳрмәт күрсәтелә?

44

Мин синең сәламләвеңне ишетү белән, карынымдагы балам шатлыгыннан хәрәкәтләнеп куйды.

45

Раббы тарафыннан үзенә әйтелгән сүзләрнең тормышка ашачагына ышанган хатын бәхетле! – диде.

46

Мәрьям әйтте:– Күңелем минем Раббыны данлый,

47

Рухым Аллаһы Коткаручымны уйлап шатлана,

48

Чѳнки Ул Үзенең күндәм колына игътибар итте.Шушы вакыттан башлап мине барлык буыннарбәхетле дип атарлар,

49

Чѳнки Кодрәт Иясе минем ѳчен бѳек эшләр кылды –Аның исеме мѳкатдәс!

50

Ул Үзен ихтирам итүчеләргә буыннан-буынга шәфкать күрсәтә.

51

Үз кулы белән куәтле эшләр кылды:Күңелләреннән тәкәббер уйлаган кешеләрне таратты.

52

Түрәләрне тәхетләреннән тѳшерде,ә түбәндәгеләрне күтәрде.

53

Ачларны яхшы нәрсәләр белән туендырды,ә байларны буш кул белән җибәрде.

54

Аталарыбызга биргән вәгъдәсе буенчахезмәтчесе Исраилгә ярдәм итте,халкын исендә тотып,Ибраһимга һәм аның нәселенәмәңгегә шәфкать күрсәтте.

55

Аталарыбызга биргән вәгъдәсе буенчахезмәтчесе Исраилгә ярдәм итте,халкын исендә тотып,Ибраһимга һәм аның нәселенәмәңгегә шәфкать күрсәтте.

56

Мәрьям ѳч айга якын Элисабет янында булганнан соң үз ѳенә кайтты.

57

Элисабетнең бала табар вакыты җитте һәм ул ир бала тапты.

58

Күршеләре һәм кардәшләре, Раббының Элисабеткә зур шәфкать күрсәткәнен ишетеп, аның белән бергә куандылар.

59

Сигезенче кѳнне алар баланы сѳннәткә утыртырга килделәр һәм аны атасы исеме белән – Зәкәрия дип атарга теләделәр.

60

Ләкин баланың анасы каршы килде:– Юк, аның исеме Яхъя булырга тиеш.

61

Ә алар аңа:– Синең кардәшләрең арасында бу исем белән аталган беркем дә юк бит, – диделәр

62

һәм, ишарәләр белән, баланың атасыннан нинди исем кушарга теләвен сорадылар.

63

Зәкәрия язу ѳчен такта сорап алды һәм: «Аның исеме Яхъя», – дип язды. Барысы да хәйран калдылар.

64

Шул мизгелдә үк аның теле ачылды, һәм ул Аллаһыны данлап сѳйли башлады.

65

Зәкәрия белән Элисабетнең күрше-тирәсендә яшәүчеләр барысы да куркуга тѳштеләр, бѳтен таулы Яһүдиядә шушы вакыйгалар турында сѳйлиләр иде.

66

Ишеткән һәр кеше:– Бу бала кем булыр икән? – дип уйлады.Чѳнки дѳрестән дә Раббының кодрәте аның белән булды.

67

Баланың атасы Зәкәрия, Изге Рух белән сугарылып, Аллаһыдан бирелгән сүзләрне игълан итте:

68

– Раббыны, Исраилнең Аллаһысын, данлыйк,чѳнки Ул ярдәмгә килде һәм Үз халкын азат итте,

69

Үзенең колы Давыт нәселеннәнкуәтле Коткаручыны күтәрде,

70

Ул бу турыда күп еллар элекҮзенең изге пәйгамбәрләре аша әйткән иде.

71

Бу Коткаручы безне дошманнарыбызданһәм безгә нәфрәт итүчеләрдән коткарырга дип килде.

72

Дошманнарыбыз кулыннан котылгач,гомеребезнең барлык кѳннәрендә,бернәрсәдән курыкмыйча,Аллаһы алдында изге һәм тәкъва булып,без Аллаһыга хезмәт итә алсын ѳчен,Аллаһы шулай итеп безнең ата-бабаларыбызгашәфкать күрсәтте,Үзе тѳзегән изге килешүне –атабыз Ибраһимга биргән антын –исендә тотты.

73

74

75

76

Һәм син, сабый,Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре дип аталырсың,чѳнки, Раббыга юлны әзерләп,Аның алдыннан барырсың.

77

Һәм Аның халкынагѳнаһларының кичерелүе аша булганкотылу хакында белдерерсең,

78

Аллаһыбызның шәфкате ташып тора,һәм шуңа күрә безгәюгарыдан таң кояшы иңәчәк;

79

Караңгыда һәм үлем шәүләсендә утырганнарга яктылык бирү ѳчен,Аякларыбызны тынычлык юлына юнәлтү ѳченкиләчәк Ул.

80

Ә бала үсте һәм рухи яктан ныгыды. Исраил халкына күренгәнче, ул чүлдә яшәде.

© 2018 Дом Молитвы. Христианская Интернет Миссия.